+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 апрель 2020, 13:30

Янгында 1 яшьлек бала зыян күргән

Кичә Уфада күпфатирлы йортта янгын чыккан.

Уфада 31 март кичендә Аксаков урамындагы күпфатирлы торак йортның алтынчы катында янгын чыккан. Вакыйга урынына кичекмәстән янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән.
“Бер бүлмәле фатирның ике квадрат метр мәйданында йорт әйберләре янып китүе ачыкланды. Ут-ялкын янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндерелгән”, — дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Өч кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән, аларның икесе — бала.
Янгын нәтиҗәсендә 34 яшьлек хатын һәм бер яшьлек малай зыян күргән. Аларны 18 нче дәваханәгә китергәннәр. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.
Фото:ptzgovorit.ru
Читайте нас: