+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 апрель 2020, 12:55

Баланы саф һавада йөртәсе килгән...

Уфада яшәүче әти кеше үзизоляция режимында сабыен урамга алып чыгуның үзенчәлекле юлын тапкан.

Моның өчен ул, бала белән, Коммунистическая урамындагы 45нче торак йорт янкормасының түбәсенә чыгып баскан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул анда йортның икенче катында урнашкан фатир тәрәзәсе аша эләккән. Бу хәл турында шаһитлар Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсенә хәбәр иткәннәр.
Коткаручылар килгәндә, түбәдә беркем дә булмаган. Әмма белгечләр, фатирны исәпләп чыгарып, аның белән сөйләшергә тырышып караган. Тик ир ишекне ачмаган. Аның белән урамнан ачык тәрәзә аша гына сөйләшкәннәр. Ир башкача болай эшләмәскә вәгъдә биргән, дип хәбәр итә Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: