Башкортстанда икенче тәүлек коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән. COVID-19 авыруы республикада ун кешедә расланды. Алар - Уфа, Дүртөйле, Күмертау кешеләре. Өч пациент савыгып, дәваханәдән чыкты. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус буенча көн саен үткәрелә торган брифингта хәбәр ителде.