+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 апрель 2020, 20:40

“Улым вирус кебек көчле булачак!”

Яшь әти-әни яңа туган улларына коронавирус "хөрмәтенә" исем кушканнар.

Новокузнецк шәһәрендә яшь әти-әни яңа туган улларына дөньяны шаулаткан коронавируска бәйле исем кушканнар. Сабый “Ковид” исемен йөртәчәк. Бу хакта "КузПресс" басмасы хәбәр итә.
Яңа туган сабыйның әтисе Олег әйтүенчә, алар исемне хатыны белән бергәләп сайлаганнар.
“Ковид - яңгыравык, көчле һәм бик үзенчәлекле исем. Улыбызның яңа вирус кебек текә булып үсүен телибез”, - дигән ул.
Малай сау-сәламәт, аппетиты да бик яхшы икән. Әти-әнисе шушы оригиналь исем балага бәхет китерер, дип өметләнә. Әмма Ковид Олеговичның исемен ЗАГС органнары теркәгәнме, монысы әлегә билгеле түгел.
Фото:kuzbass.aif.ru
Читайте нас: