Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда COVID-19 инфекциясе йогышының яңа очраклары юк. Аларның саны элеккечә ун. Өчесе савыгып, дәваханәдән чыгарылган. Калганнарының хәле тотрыклы.
Төбәктәге сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, 13:00 сәгатькә стационарларда коронавирус шикләнелгән 89 кеше исәпләнә, аларның 12се балалар.