+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 апрель 2020, 15:05

Бала өстенә кирпеч койма ишелгән...

Уфада шәхси йорт территориясендә 12 яшьлек укучы зыян күргән.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хәл 2 апрельдә үк булган.
Кызның өстенә кирпеч койма җимерелеп төшүен урамдагы бер кеше күреп калган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Соңыннан ачыклануынча, кыз шәхси йорт ишегалдындагы кирпеч коймага менгән һәм аннан егылып төшкән. Шул рәвешле, кирпечләр аның өстенә ишелгән һәм баланың аякларын җәрәхәтләгән", — дип ачыклык керткән ведомство вәкилләре.
Кызны 17нче шәһәр дәваханәсенә озатканнар. Табиблар аның аяк сөягенең бик күп урыннан сынуын ачыклаган.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: