Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 апрель 2020, 18:55

Дүртенче пациент дәваханәдән чыкты

Бүгенге көнгә төбәктә коронавирус авыруы расланган кешеләрнең саны элеккечә – 10.

Башкортстанда коронавирус белән авыручы дүртенче кеше дәваханәдән чыгарылды. Яңа вирус расланган пациент Дүртөйле районнан иде. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Бүгенге көнгә төбәктә коронавирус авыруы расланган кешеләрнең саны элеккечә – 10. Стационарда яңа инфекция шикләнелгән 89 кеше исәпләнә.
Русия буенча узган тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 954 яңа очрагы теркәлгән. Алар илнең 49 төбәгендә ачыкланды. Авыручыларның гомуми саны 6343 кешегә җитте, дип хәбәр итә инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб.
Русиядә бу авырудан 406 кеше терелгән, 47 кеше үлгән (икесе кеше -соңгы тәүлек эчендә). 758 меңнән артык тест үткәрелгән.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: