+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 апрель 2020, 17:30

Балаларны урамга алып чыгарга ярыймы?

Бу мәсьәлә бүген чираттагы брифингта күтәрелде.

7 апрельдә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус буенча брифингында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак балалар белән саф һава чыгарга ярый, тик саклык чараларын күрергә кирәклеген әйтте.
"Баланы, һава торышы шартларын исәпкә алып, дөрес киендерергә кирәк. Хәзер ике сезон арасында, коронавирустан тыш, балаларда салкын тию һәм вируслы авырулар да күзәтелә. Иң мөһиме, дөрес киендерү. Битлек кидерергә кирәкми. Башка кешеләрдән 1,5-2 метр ераклыкта, компания белән түгел, үз йортыңнан 150 метр китми генә йөрергә була. Саф һавага чыгарга ярый һәм кирәк”, - диде Анна Казак.
Социаль дистанция саклап, урамга чыгарга яравын сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да ассызыклады.
“Ата-аналар балалар белән бергә яши, ашый, аралаша. Монда чикләүләр юк. Иң мөһиме, берничә гаилә бергә йөрү кирәкми һәм барыбызга билгеле кагыйдәләрне үтәргә кирәк”, - диде министр.
Фото:activityedu.ru
Читайте нас: