+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 апрель 2020, 15:20

Үлем сәбәбе коронавирус түгел

Якшәмбе көнне Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә өлкән яшьтәге пациент вафат булды. Бүген аның коронавирус инфекциясен йөртүче булуы ачыкланды.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Әмма аның үлем сәбәбе инфекция аркасында түгел. 80 яшьлек әбекәй биредә ике айдан артык киң ишемик инсульт һәм шикәр диабеты авыруларыннан дәваланган. Аның хәлен бер аягының ампутацияләнүе, эренле процесслар, пневмония башлану һәм хроник авырулары да шактый катлауландырган.
Ачыклануынча, үлем сәбәбе - баш миендәге ишемик инфаркт. Соңрак авырудан COVID-19га анализ алына. Беренчел нәтиҗә шикле булса, бүген пациентта COVID-19 вирусы булуы расланган.
"Бу очракта коронавирус үлемнең сәбәбе булмавын аңларга кирәк, әмма мондый ситуациядә тиешле хезмәтләр хәвефсезлек чаралары күрергә тиеш, без аларга аңлы карауларын сорыйбыз, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. —Авыру белән элемтәдә булучылар барысы да республика клиник дәваханәсендә карантинда калырга тиеш. Бу - тирә-юньдәгеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен билгеләнгән закон регламенты”.
Моннан тыш, тагын бер Сovid-19 инфекциясе йөртүче ачыкланган. Ул-Төркиядән кайткан хатын-кыз. Аның хәле авыр түгел. Коронавирус белән авыручыларның янә берсе савыккан, ул бүген дәваханәдән чыгарыла.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: