+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 апрель 2020, 18:25

“Әллүки”ле булсын балачак!

Дуслар! Сезне үзара хезмәттәшлеккә - “Әллүки”ле булсын балачак!” проектында катнашырга чакырабыз.

Аның төп максаты – республикабызда татар телендә чыгып килүче бердәнбер балалар журналын киләчәк буыннарга тапшыру, саклап калу, тагын да кызыклы һәм чагу басма итү.
Cез инде беләсез, “Әллүки” – балаларны туган телдә укырга, язарга өйрәтүче, аларның аң-белемен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерүче журнал. Аның киләчәге дәвамлы булсын өчен сезне басмага ярдәм күрсәтергә чакырабыз. Моның өчен сайтыбызга кереп, “Окажи помощь изданию” төймәсенә басарга һәм редакция исәбенә хәлегездән килгәнчә акча күчерергә генә кирәк. Хәйрия акчасын “Әллүки”нең үзегезгә ошаган берәр санына, аерым хикәягә, шигырьгә, рәсемгә яисә мәкаләгә дип тә юллый аласыз.
Җыелган акчалар балалар да, әти-әниләр дә яратып өлгергән сайтыбызны түләүле итүдән саклап калачак, журналның эчтәлеген һәм бизәлешен тагын да яхшырту өчен тотылачак. Сезнең кечкенә өлешегез дә балалар, оныклар өчен ярдәм булачак.
Сабыйларның балачагы “Әллүки”ле булсын өчен бергәләп көч салыйк, милләттәшләр!
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: