-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 апрель 2020, 11:40

90 минут бирелә

Бүгеннән үзизоляция режимы шартларында шәхси автомобильдә йөрү өчен рөхсәт алырга кирәк.

Башкортстанда 8 апрель иртәсендә doroga02.ru. порталы эшли башлады.
Әлеге сервис ярдәмендә республика халкы үзизоляция режимы шартларында шәхси транспортта йөрү өчен рөхсәт ала алачак. Башта гражданнар үзизоляция вакытында кайда яшәвен һәм автомобиль номеры күрсәтеп, теркәлергә тиеш. Аннан форма руль артына утыруның максатын сораячак. Рөхсәт кәгазен юл-патруль хезмәте инспекторына күрсәтер өчен бастырып чыгарырга яки электрон рәвештә сакларга кирәк булачак.
Автомобильдә сәфәрләр көненә бер тапкыр 90 минутка рөхсәт ителә.
Порталда үзизоляция режимы вакытында өйдән шәхси автомобильдә чыгу өчен пропускны алу инструкциясе адымлап өйрәтелгән. Моннан тыш, ЮХХДИ инспекторлары өчен машина йөртүчене тикшерү планы да тәкъдим ителгән.
Әлеге сервис халыкка үзизоляция режимын сакларга ярдәм итәчәк.
Фото:autonews.ru
Читайте нас: