Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада COVID-19 инфекциясе белән зарарлануның тагын 4 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, авыручыларның гомум саны 16 кешегә җитте. 6 пациент савыгып, дәваханәдән чыгарылган. 24 сәгать эчендә 10 меңнән артык тикшерү үткәрелгән.