+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 Апреля 2020, 09:30

Авыручылар тәүлек эчендә алты кешегә артты

Бу хакта Хөкүмәттә узган киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Бүгенге көндә Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 22 очрагы расланган, дип хәбәр итте бүген Хөкүмәттә узган киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Тәүлек эчендә республикада авырулар саны алты кешегә арткан.
8 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Русия буенча коронавируска 1 миллионнан артык тест үткәрелгән.
Бүгенге көнгә илнең 81 төбәгендә коронавирус йогышының 10131 очрагы теркәлгән. Бер тәүлек эчендә вирус йоктыруның 1459 очрагы расланган. Аларның 857се - Мәскәү кешеләре. 698 кеше савыккан, 76 кеше вафат булган.
Фото:ufa.rbc.ru
Читайте нас