+16 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 Апреля 2020, 09:45

Ике бала мунчада агуланган...

Бөре районындагы фаҗигале хәлнең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

8 апрель кичендә Бөредә яшәүче ир үзенең мунчасында аңсыз хәлдә булган 14 һәм 8 яшьлек ике оныгын тапкан. Бабалары кызларны мунчадан алып чыга һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Бу хакта Бөре районара тикшерү бүлеге мәгълүматларына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Табиблар 14 яшьлек кызның үлүен билгеләгән. Сигез яшьлек сеңлесен дәваханәгә алып киткәннәр, хәзер аңа стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кызлар ис газына агуланган.
Фаҗиганең барлык сәбәпләрен һәм шартлары тикшерүчеләр ачыклый.
Фото:ullica.ru
Читайте нас