Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 апрель 2020, 12:35

Сабыйларың белән чит җирләрдә калсаң...

4 һәм 10 яшьлек ике бала белән Таиландта калган якташларыбыз, ниһаять, Русиягә кайтты.

Чит илдә кыен хәлдә калган якташларыбызга республика Хөкүмәте ярдәм итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Алар Бангкокта ял иткән һәм 31 мартта кайтырга чыгарга тиеш булган. Әмма коронавирус белән бәйле пандемия аркасында “Аэрофлот” авиакомпаниясе барлык рейсларны туктаткан.
Икенче авиакомпания аша Мәскәү яисә Санкт-Петербургка билетлар алырга тырышып карау да килеп чыкмаган. Рейска Мәскәү яисә Петербург пропискасы булган пассажирларны гына утыртачакларын белдергәннәр.
“Без барлык инстанцияләргә дә мөрәҗәгать иттек, мин чит ил паспортының мәгълүматларын яттан беләм хәзер, — сөйләгән балаларның әнисе Евгения. — Нәтиҗәдә, безгә республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков, тышкы икътисадый элемтәләр комитеты хезмәткәрләре чыкты. Төрле илләрдә безнең кебек торып калган туристлар белән уртак чатка керттеләр, нәрсә эшләргә һәм ничек эшләргә кирәклеге турында адымлап консультация бирделәр".
Нәтиҗәдә, гаилә Бангкоктан Мәскәүгә очкан. Самолеттан төшүгә, аларны “Пушкино” шифаханәсенә алып киткәннәр. “Биредә шартлар яхшы, өйдән читкә чыгуны тыйдылар, әмма ризыкларны көнгә өч тапкыр китерәләр”, — дип сөйләгән алар.
Гаилә балалары белән биредә 14 көн карантинда булачак. Ә аннары, COVID-19 расланмаган очракта, Уфага кайтачаклар.
Фото:nsk.aif.ru
Читайте нас: