+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 апрель 2020, 15:55

Русиядә яңа вирус 11917 кешедә расланды

Тәүлек эчендә саннар күпкә арткан.

Тәүлек эчендә Русиядә коронавирус белән зарарлануның 1786 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оперштаб хәбәр итә. Русиядә яңа вирус йоктырган кешеләрнең гомум саны 11917 кешегә җитте.
Ил буенча 795 кеше савыккан. Үлүчеләрнең саны -94 кеше (соңгы тәүлек эчендә 18 кеше).
Барлыгы 1,09 миллионнан артык тест үткәрелгән.
Язып үтүебезчә, 10 апрельгә Башкортстанда коронавирус авыруы булган 40 кеше ачыкланган. 13652 тест үткәрелгән. 142 кеше шик астында. 6 кеше савыгып, дәваханәдән чыккан.
Фото:amurmedia.ru
Читайте нас: