“Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, 10 апрельгә Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 40 очрагы теркәлгән. Яңа ачыкланган авыручылар саны —18, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте сайтында.
COVID-19 вирусы белән авыручылар арасында Уфа, Дүртөйле, Кумертау, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Сибай, Октябрьский, Әлшәй, Иглин, Кырмыскалы, Зианчура районнарында яшәүчеләр, шулай ук Куватов исемендәге Республика клиник дәванәсенең 9 медицина хезмәткәре исәпләнә.
Республикада 3647 кеше медицина күзәтүе астында, аларның 99ы ОРВИ симптомнары белән.
9 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда барлыгы 13 652 кеше лаборатор тикшеренү узган.
Шушы чорда 6 кеше яңа вирустан савыгып, дәваханәдән чыккан.
Республикада 24 марттан медицина оешмаларының 8 лабораториясе базасында яңа коронавируска тикшеренүләр үткәрү оештырылды.