Әти-әниләр колагына
11 Апреля 2020, 15:10

Авыручылар тагын да артты

Республикада яңа вирустан беренче үлем очрагы расланды.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 66га җиткән. Бу хакта бүген брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 26 яңа очрагы расланган. Җиде кеше савыккан.
Башкортстанда шулай ук яңа вирустан беренче үлем теркәлгән. "Пациент COVID-19 вирусы китереп чыгарган пневмониядән вафат булды", - диде Максим Забелин.
Русия буенча коронавирус йоктырган кешеләрнең гомум саны 13 584кә җитте. Тәүлек эчендә алар 1667гә арткан. Шулай ук 1045 кеше бу авырудан савыккан, 106 кеше вафат булган.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас