Уфаның йогышлы авырулар дәваханәсендә - 26 кеше. Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, аларның хәле уртача авырлыкта.
9 зарарланган кеше - Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә. Аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә. COVID-19 авыруы расланган дүрт кеше Дим үзәк район дәваханәсендә, анда бер пациент авыр хәлдә.
Яңа коронавируслы авырулар шулай ук Дүртөйле, Күмертау, Сибай, Исәнгол, Бәләбәй, Октябрьский һәм Бөре табиблары күзәтүендә.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин ассызыклавынча, республикада 10 кеше, COVID-19га тест нәтиҗәләре уңай булса да, өйдә дәвалана, чөнки аларда авыру симптомсыз уза.
Язып үтүебезчә, Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән беренче үлем очрагы теркәлгән.