Башкортстанда бүген, 11 апрельдә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 586 кешегә 1000нән 30 000 сумга кадәр штраф салынган. Бу хакта республика Хәвефсезлек советы хәбәр итә.
Шулай ук 11 апрельдә республика Башлыгы кайбер дәүләт оешмаларына штраф салу функцияләрен бирү турындагы өстәмә указына кул куйды. Әлеге оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде. Шулай итеп, урамнарда штраф салучыларның саны меңнәрчә булачак, дип белдерделәр Куркынычсызлык советында.
Яшәү (тору) урыны буенча үзизоляция режимын бозган өчен Кодексның 20.6.1 мәддәсе буенча җаваплылык каралган. 1. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында.
Штраф күләме бер мең сумнан утыз мең сумга кадәр; вазыйфадагы затларга - ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга — йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр.
Режимны икенчегә бозган өчен җәза катгыйлана, җинаять җаваплылыгы - 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү мөмкин.