Бу хакта СтопКоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Республикада зарарлануның 19 яңа очрагы ачыкланган, хәзерге вакытта Башкортстанда барлыгы 84 кеше коронавирус белән инфекцияләнгән. Шул ук вакытта бу авырудан савыгучылар саны элеккечә - 7 кеше, вафат булучылар саны -1.
Соңгы тәүлек эчендә Русиянең 52 төбәгендә COVID-19 йогышының 2186 очрагы расланган, терелгән пациентларның саны - 1291. Бүгенге көндә 82 төбәктә коронавирус йогышының 15мең 770 очрагы теркәлгән. Авырудан 130 кеше үлгән, шул исәптән Башкортстаннан - бер пациент.