+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 апрель 2020, 14:35

Радий Хәбиров “Куватов”та булды

Медицина оешмасы 6 апрельдән ике атналык каты карантинда.

11 апрельдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә булды. Республика җитәкчесе хәвефсезлек чараларын үтәп, бинага махсус костюм киеп керде. Бу хакта “Горобзор” чыганагы хәбәр итә.
Радий Хәбиров COVID-19да шикләнгән пациентлар булган палаталарда булды, авырулар һәм табиблар белән аралашты, аларга тизрәк савыгуларын теләде. Республика Башлыгы медицина персоналы һәм авыруларның респираторлар, костюмнар, комбинезоннар, перчаткалар һәм башка саклану чаралары белән тәэмин ителүенә шәхсән инанды. Барысы өчен дә туклану, ял итү зоналары оештырылган.
Моннан тыш, Радий Хәбиров коронавирус белән көрәштә алдынгы позициядo торучы табибларга финанс ярдәме турында да искәртте.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Республика клиник дәваханәсендә коронавирус диагнозы 9 пациентта расланган. Тагын 111е тест нәтиҗәләрен көтә. Медицина оешмасы 6 апрельдән ике атналык каты карантинга ябылган.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас: