+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 апрель 2020, 22:40

Сабыйның хәле ничек?

Агымдагы елның февралендә ана кешенең 2 яшьлек улын минус 25 градус суыкта ташлап калдыруы бөтен республиканы тетрәндергән иде.

Шушы көннәрдә Башкортстанның Тикшерү комитеты Мәләвездә яшәүче 26 яшьлек хатынга карата тикшерү эшен тәмамлады. Аның буенча, аерым алганда, “куркынычта калдыру” һәм “саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү” кебек берьюлы ике мәддә буенча җинаять эше судка җибәреләчәк.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, яшь хатын 2020 елның 10 февраль төнендә урамда җиңел киенгән 2 яшьлек улын берничә сәгатькә ташлап калдырган. Бу вакытта гаепләнүче исерек булган. Табиблар баланың авыр дәрәҗә тән өшүе алуын, баш мие шешүен ачыклаган.
Туганнары баланың әнисен ана хокукыннан мәхрүм итәргә ниятли.
Малайга күрсәтелгән медицина ярдәме аркасында хәзер аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Хәзерге вакытта гаепләнүченең ата-ана хокуклары чикләнгән, бала картәнисе опекасына тапшырылган, гаепләнүчене ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.
Фото:blin.mk.ua
Читайте нас: