+16 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
14 Апреля 2020, 12:05

Баланы эзләүләр туктатылды

Бу хакта "Лиза Алерт. Башкортостан” эзләүчеләр отряды хәбәр итә.

Уфада хәбәрсез югалган 10 яшьлек малайны эзләүләр төгәлләнде. "Лиза Алерт. Башкортостан” отряды хәбәр итүенчә, бала исән-сау, өендә.
“Эзләүләр төгәлләнде. Малай дустында булган. Исән. Туганнарына тапшырылган", — дип ачыклык керткән Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Малай 13 апрель көнне өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган иде. Эзләүдә полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнашты.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас