Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 апрель 2020, 12:50

Битлекләр кайчан була?

Пандемия чорында алар иң дефицит товарга әйләнде.

12 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, “Башфармация” предприятиесе 1,6 миллион бер тапкыр кулланыла торган битлек алган. Шуларның 910 мең данәсе “Госаптека” челтәренә озатылган. 20-24 апрельгә тагын 2,4 миллион бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне җибәрү планлаштырыла. Башкортстанның Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы шундый мәгълүматлар китерә.
Башкортстан предприятиелерендә 18 марттан 12 апрельгә кадәр чорда күптапкыр кулланыла торган гигиена саклагыч битлекләрне җитештерү 1,5 миллион данәдән артык тәшкил итте.
Пандемия чорында саклагыч битлекләр Русиядә һәм дөньяда иң дефицит товарларның берсенә әйләнде. Махсус синтетик тукымалардан тегелгән бер тапкыр кулланыла торган битлекләр нәтиҗәлерәк санала. Марля яисә киҗе-мамык тукымадан аермалы буларак, алар куркыныч вируслар һәм бактерияләр булган дым һәм тузан өлешләрен тоткарлап калырга мөмкинлек бирә.
Фото:rg.ru
Читайте нас: