Уфада 10 яшьлек малай югалган. 2009 елгы Роман Костюченко 13 апрель көнне өйдән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Аны эзләшергә волонтерлар ярдәме кирәк. Бу хакта республиканың “Лиза Алерт” эзтабарлар отряды төркеме хәбәр итә.
Билгеләре: буе 140 сантиметр, саргылт чәчле , зәңгәр күзле. Өстендә капюшонлы карасу-зәңгәр куртка, кызыл лампаслы кара спорт штаны, кара кроссовкалар, карасу-зәңгәр башлык.
Күрүчеләр булса, полициягә шалтыратып хәбәр итүегез сорала.
Эзләү буенча инфорг: Ксения 89178086808.