+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 апрель 2020, 19:30

Коронавирус белән авыручылар ни хәлдә?

Бүгенге көндә Башкортстан шәһәрләре һәм районнары дәваханәләрендә яңа вирус расланган 103 кеше исәпләнә.

Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.
103 авыруның 45е Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә кирәкле дәвалауны ала. 27 авыру — Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә. Аларның барысының да хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Дим бистәсендә авыручылар өчен госпиталь итеп җиһазландырылган үзәк дәваханәдә — 7 кеше, аларның берсе авыр хәлдә.
Бәләбәй районының үзәк дәваханәсендә коронавирус белән авыручы сигез кеше дәвалана. Аларның берсе шулай ук авыр хәлдә.
Бөре үзәк район дәваханәсенә — биш, Туймазы һәм Стәрлетамак үзәк район дәваханәләрендә COVID-19 диагнозы расланган икешәр кеше кирәкле дәвалау ала, аларның хәле уртача.
Октябрьский, Нефтекама, Күмертау, Сибай, Бүздәк, Дүртөйле, Исәнгол дәваханәләрендә берәр кеше дәвалана, аларның хәле тотрыклы.
Коронавирус инфекциясе расланган, аны җиңел кичергәнлектән, амбулатор дәваланучы 15 кеше бар. Алар барысы да табиблар күзәтүе астында.
Фото:proufu.ru
Читайте нас: