+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 апрель 2020, 15:10

Руль артында кем булган?

Шәрип-Первушино юлында 14 яшьлек кызның үлеменә китергән авариянең нечкәлекләре билгеле булды.

Кичә Кушнаренко районында авариядә 14 яшьлек кызның гомере өзелгән. Фаҗига Шәрип-Первушино юлының 10нчы чакрымында булган. Җиңел машина юл читенә очкан.
Билгеле булуынча, аврия урынында үсмер кызның гәүдәсе табылган. Машина белән идарә итүче юл-транспорт урыныннан качкан.
Бүгенгә юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды. Руль артында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 18 яшьлек егет булып чыга. Хокук саклау органнары егетне өендә тапканнар. Ул күпсанлы җәрәхәтләрдән аңсыз хәлдә булган. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Аварияне тикшерү бара.
Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте.
Читайте нас: