+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 апрель 2020, 20:05

Дежур балалар бакчасы карантинга ябылды

Әти-әниләрнең берсендә коронавирус расланган.

Уфаның Октябрь районындагы 122нче балалар бакчасы карантинга ябылган. Чөнки бер баланың ата-анасында коронавирус булуы ачыкланган.
Башкала хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова сүзләренә сылтама белән “Башинформ” агентлыгына хәбәр итүенчә, дежур төркемдә 22 бала булган.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларында дежур төркемнәр эштә булган әти-әниләрнең балалары өчен булдырылды.
Дежур балалар бакчалары үзизоляция режимы вакытында шәһәрнең барлык районнарында эшли. Гомумән алганда, башкала буенча егермеләп балалар бакчасы эшли.
Аларның исемлеге Уфа шәһәре хакимияте сайтында көн саен яңартыла.
Фото:sitv.ru
Читайте нас: