Барлык яңалыклар
10
Әти-әниләр колагына
15 апрель 2020, 16:50

Көтүче суд каршына басачак

Туймазыда 9 яшьлек малайны сыер көтүе таптаган иде.

Туймазының “Япрык” хуҗалыгындагы 26 яшьлек терлекчегә карата “саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү” мәддәсе буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
2018 елның җәендә дүрт кешедән торган гаилә эт белән ялан буйлап йөрергә чыккан, якында гына көтү булган. Сыерлар кешеләргә таба чабып, балаларны һәм аларның әнисен аяктан еккан. Нәтиҗәдә, алар барысы да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 9 яшьлек малайның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Башкортстан буенча тикшеру комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, терлекче хәвефсезлек тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрмәген. Шул сәбәпле, баланың сәламәтлегенә авыр зыян китергән.
Хезмәткәр үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка тапшырылачак.
Фото: vladtime.ru
Читайте нас: