+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 апрель 2020, 18:55

Тәүлек эчендә коронавирустан ике кешенең гомере өзелде...

Башкортстанда яңа вирус эпидемиясе башланганнан бирле биш үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлде.

Башкортстанда яңа вирус эпидемиясе башланганнан бирле биш үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлде.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, соңгы тәүлек эчендә (14 апрельдә) COVID-19дан ике пациент үлгән.
Аларның берсе — Мәчетле районыннан 33 яшьлек ир. Ул Республика клиник дәваханәсендә булган. Пациент шикәр диабетыннан өзлегүләр белән интеккән.
Икенче пациент Стәрлетамакта үлгән. Аңа 52 яшь булган һәм ул кискен лейкоздан дәваланган.
Башкортстанда бүгенге көнгә яңа коронавирус инфекциясе диагнозы белән расланган 149 кеше исәпләнә.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: