-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 апрель 2020, 16:35

Балаларны урамга чыгарып җибәрү тыела

Алар өчен әти-әниләре җавапка тарттырыла башлый.

Башкортстанда ата-аналарның балалар белән урамда йөрүен катгыйландырачаклар. Бу хакта 16 апрельдә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре Алексей Касьянов белдерде.
"Күп кенә ата-аналар балаларның урамда указ белән билгеләнгән 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр булу мөмкинлеген аларны контрольсез генә чыгарып җибәрү буларак кабул иттеләр, — диде ул. —Бу һичкенә дә дөрес түгел. Барысына да мөрәҗәгать итәм! Бу вакытта билгеле бер яшькә җиткән балалар бары тик түбәндәге очракларда гына җәмәгать урыннарына чыга ала: ата-аналары белән бергә якындагы кибеткә, даруханәгә бару, шулай ук яшәгән урыннан 150 метр радиуста эт белән йөргән вакытта. Башка очракларда аларның җәмәгать урыннарында булуы ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәүгә бәйле хокук бозу буларак бәяләнәчәк".
Алексей Касьянов “ваемсыз ата-аналар административ җаваплылыкка тартылачак”, дип өстәде. Шушы уңайдан бүген республика Башлыгы указы эшләнеп бетәчәк.
Фото:msn.com
Читайте нас: