Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 апрель 2020, 18:00

Битлек һәм перчаткаларда гына йөрергә ярый

Бу кагыйдә республикада 20 апрельдән гамәлгә кертелә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең Транспорт министрлыгына, таксины да кертеп, җәмәгать транспортында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүгә юнәлтелгән чараларны эшләү бурычы йөкләде.
Җәмәгать транспорты турында сөйләгәндә, төбәк Башлыгы Башавтотранс автобуслары турында гына түгел, ә төбәктәге барлык пассажирлар йөртүче транспортлар турында сүз баруын ассызыклады.
“Җәмәгать транспортында ике саклау чарасы — битлек һәм перчаткалар булганда гына йөрергә мөмкин. Перчаткалар төрле булырга мөмкин, иң мөһиме инфекция күчмәсен. Бу ике кагыйдә үтәлергә тиеш. Автобуслар тукталачак. Бу мәсьәләне Росранснадзор белән эшләп бетерергә кушам, алар автобусны туктатып, кешеләрнең битлек һәм перчаткаларда булуын тикшерергә тиеш. Бу норма 20 апрельдән гамәлгә кертелә", — дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото:spb.kp.ru
Читайте нас: