Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 апрель 2020, 16:10

Коронавирус белән авыручылар янә артты

Тәүлек эчендә 42 яңа очрагы ачыкланган.

16 апрельгә булган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда хәзерге вакытта 191 коронавирус инфекциясе белән авыручы бар. Тәүлек эчендә республикада коронавирус белән авыруның 42 яңа очрагы ачыкланган.
191 авыручының тугызы савыккан, бишесе үлгән.
Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, бүген Русия буенча коронавирус белән 27 938 зарарланган кеше исәпләнә, 2304 кеше бу авырудан савыккан, 232 кеше үлгән.
Соңгы тәүлек эчендә Русия төбәкләрендә коронавирусның 3448 яңа очрагы расланган, 34 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә илдә 318 кеше тулысынча сәламәтләнгән.
Фото:ufa.rbc.ru
Читайте нас: