+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 апрель 2020, 14:05

Сабый җиденче каттан егылып төшкән...

Салават шәһәрендәге күпкатлы йортларның берсендә фаҗига булган.

Салават шәһәрендә бер яшьлек сабый җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшәкән. Сабыйны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән, тик, кызганычка каршы, аның гомерен саклап калу мөмкин булмый.
Билгеле булуынча, бала әти-әнисе белән өйдә булган, тик бер мәлдә бүлмәдә караучысыз калган һәм тәрәзәгә барып тотынган.
Әлеге хәл буенча тикшерү эше бара.
Көннәр җылыту белән, фатирларда тәрәзәләр ачыла. Бу исә кечкенә балалар тәрбияләүчеләр өчен зур хәвеф тудыра. Шуңа күрә күпкатлы өйләрдә яшәүче гаиләләр берничә кагыйдәгә игътибарлы булсыннар иде.
— Фатирда кечкенә бала булса, тәрәзәләрне ачык калдырырга ярамый.
— Москит челтәрләре — иң ышанычсыз конструкция, аңа таянып егылып төшү өчен берничә секунд җитә.
— Тәрәзә янында өй җиһазларын урнаштырмагыз. Диван, урындыклар, тумбалар — болар барысы да тәрәзәдән ераграк торсын.
— Балаларның иминлеге өчен тәрәзәләргә блокираторлар, саклагыч рәшәткәләр куярга кирәк.
— Һич югында тәрәзәнең тоткасын салдырып, читкә алып куегыз. Алардан башка бала тәрәзә ача алмаячак.
— Балаларга ачык тәрәзә янындагы уеннарның куркыныч булуы турында даими сөйләгез. Өлкәнрәкләрен кечеләренә игътибарлы булырга өйрәтегез.
Фото:rk.karelia.ru
Читайте нас: