+16 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 Апреля 2020, 12:55

Икесенең дә җитди авырулары булган

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе диагнозы расланган ике пациент вафат булды.

Алар икесе дә — ир-егетләр. Чираттагы брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, аларның берсе шикәр диабетының инсулинга бәйле авыр формасы белән интеккән. Төп диагноз фонында үпкә ялкынсынуы барлыкка килгән, ул COVID-19 белән катлауланган.
“Икенче пациент — кискен лейкоз белән авыручы ир яңа коронавирус йогышы белән катлауланган ике яклы пневмониядән вафат булды", —дип ачыклык кертте ведомство җитәкчесе.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 17 апрельгә Башкортстанда COVID-19дан 8 кеше үлгән. Республикада яңа коронавирус диагнозы 213 пациентта расланган.
Фото:baikalskieogni.ru
Читайте нас