+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 апрель 2020, 16:50

Коронавирус чигенергә уйламый...

Башкортстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр саны 213кә җитте.

Республикада тәүлек эчендә авыруның 22 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта COVID-19га каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб хәбәр итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 17 апрельгә COVID-19 йогышыннан төбәктә 8 кеше үлгән, 14 кеше терелгән.
Соңгы тәүлек эчендә Русиядә яңа коронавирус белән 4 070 кеше зарарланган. Авыруларның гомум саны 32 008гә җитте. 2509 пациент терелгән, 273 кеше вафат булган.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: