+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 апрель 2020, 00:40

Каһәрле авыру янә ике кешенең гомерен өзде...

Алар икесе дә каты авырудан дәваланган булган.

Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус диагнозы расланган ике пациент вафат булды. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының көндәлек брифингында ведомство җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.
Пациентларның берсендә баш мие шеше булган һәм химиотерапия белән дәвалау фонында коронавирус өстәлгән.
Икенче пациент - хатын-кыз, ул күпсанлы миелом авыруыннан дәваланган. Хәле вируслы пневмония белән тагын да авырлашкан.
Бүгенге көнгә республикада коронавирус йогышыннан барлыгы 10 кеше вафат булды. 14 кеше савыкты.
Фото: rus.postimees.ee
Читайте нас: