Әти-әниләр колагына
20 Апреля 2020, 15:50

Автобуста битлек тараталар

Бүгеннән җәмәгать урыннарында, транспортта битлек һәм перчаткаларда гына йөрергә рөхсәт ителә.

Уфа автобуслары пассажирларына күптапкыр кулланыла торган битлекләр таратыла башлады. Аларны “Башавтотранс” автобусларында 22 апрельгә кадәр алырга мөмкин булачак. Шәһәр маршрутлары пассажирлары өчен битлекләр партиясен медицина киемен җитештерүче федераль компания тәкъдим итә.
“Бүгенге көннән төбәк Башлыгы тәкъдиме белән шәһәр транспортында бары тик битлек һәм перчаткаларда гына йөрергә ярый, — дип хәбәр итә “Башавтотранс” җәмгыяте генеральный директорының пассажирлар йөртү буенча урынбасары Сергей Паскин. — Әмма кайберәүләр бу таләп турында әлегә белмәскә яисә битлек сатып алып өлгермәскә мөмкин. Җитештерүче компания тапшырган 2000 данә битлек партиясен без инде пассажирларга тарата башладык. Шулай ук "УПАП-1 һәм УПАП-2" дә эшләүче кондукторлар һәм водительләр дә битлек киеп йөриячәк.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас