Башкортстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Республикада барлыгы 347 зарарлану очрагы расланган, 247 кеше дәваханәгә салынган, 74 кеше амбулатор дәвалануда. Коронавирус авыруыннан 20 кеше терелеп, дәваханәдән чыккан. Аларның 6сы соңгы тәүлектә.
Анализларны тугыз лаборатория кабул итә, аларның өчесе — шәхси, икесе Гигиена һәм эпидемиология үзәге.
20 апрельгә республикада 31 мең кеше тикшерелгән, 34 мең тест үткәрелгән. Тәүлек эчендә 1972 анализ ясалган. 9091 кеше үзизоляциядә.