+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 апрель 2020, 15:25

Янгын сабый гомерен өзде...

Шимбә көнне Мәчетле районында фаҗигале хәл булган.

Мәчетле районының Олы Устьикин авылында 18 апрель иртәсендә вакытлыча яшәү өчен бирелгән агач йортта янгын чыккан. Һәлакәт урынына өч берәмлек техника һәм алты кешедән торган шәхси состав, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Янгын тиз арада сүндерелгән.
“Вакытлыча яшәү өчен билгеләнгән 5х12 метрлы бер катлы агач корылмада ачык янгын чыккан. Янгын сүндерү барышында һәлак булган өч яшьлек баланың гәүдәсе табылды", — дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгынның сәбәпләрен тикшерү бара.
Фото:МЧС по РБ
Читайте нас: