+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 апрель 2020, 20:20

Авыручылар саны көн саен арта

Республикада коронавирус йоктыручылар 396га җитте.

22 апрельгә алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда бүгенгә коронавирус белән авыручы 396 кеше исәпләнә. Тәүлек эчендә аларның саны 25кә артты.
Республикада вирус йоктырган 396 кешенең 34е савыгып, дәвахандән чыккан, 14 кеше үлгән.
Соңгы тәүлектә Россия төбәкләрендә коронавирусның 5236 яңа очрагы расланган. 57 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә илдә 547 кеше сәламәтләнгән.
Русия буенча 57 999 кеше коронавирус белән зарарланган, шуларның 4420се савыккан, 513 кеше үлгән.
Фото:bash.news
Читайте нас: