+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 апрель 2020, 13:35

Балалар аеруча сак булсын!

Башкортстанның күп кенә районнарында куркыныч чүп үләне күренә башлаган.

Амброзия — ул бик зарарлы карантин объект һәм үлемгә китерергә мөмкин булган аллерген үсемлек дип санала. Белгечләр билгеләвенчә, амброзия чәчүлекләр өчен дә зыянлы. Әгәр басуда амброзия барлыкка килсә, берничә елдан ул кузаклы, кыяклы һәм башка азык культураларын кысрыклап чыгара. Чүп үләне печәнгә эләгә икән, аның сыйфаты начарлана, ә андый печән ашаган сыерның сөте тәмсез була.
“Россельхознадзор” мәгълүматлары буенча, куркыныч чүп үләне Әлшәй, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Миякә һәм Хәйбулла районнарында үсә.
Чүп үләне үсеп утыруын яисә аның белән агулану билгеләрен ачыклаучыларга 8 (347) 248-56-00; 8 (347) 232-92-90 телефоны аша шалтыратырга яки почта аша язарга: [email protected] к кирәк.
Фото:verge.zp.ua
Читайте нас: