+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 апрель 2020, 16:05

Баланы күрүчеләр юкмы?

Гафури районында 9 яшьлек малай югалган.

Башкортстанның Гафури районы полициясе хәбәрсез югалган 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны эзли. Малай Түбән Ташбүкән авылыннан югалган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул 22 апрельдә өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Рөстәм 6-7 яшьлек бала кебек күренә, буе 116 сантиметр, уртача гәүдзле. Ул көнне малай кызыл башлык, күк куртка һәм зәңгәр итек кигән булган.
“Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр булса, Русия Эчке эшләр министрлыгының Гафури районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Эзләү инициаторы контактлары: 8-927-94-93-155, 8-987-03-91-994, 02, 020, 002”, — дип мөрәҗәгать итә халыкка полиция хезмәткәрләре.
Фото: МВД РБ
Читайте нас: