+27 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 Апреля 2020, 07:05

Баланы вируслардан ничек сакларга?

Коронавирус өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч тудыра, әмма балалар һәм үсмерләр арасында шулай ук зарарлану очраклары теркәлә. Баланы COVID-19дан саклап калу өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

1. Өйдә утырыгыз.
Балалар белән кунакка йөрү, җәмәгать урыннарында, уен мәйданчыкларында, кибетләрдә булудан тыелып торыгыз. Кибеткә, даруханәгә баладан башка берничек тә барып булмаган очракта, саклану чараларын күрегез. Чиратларда башка кешедән 2 метрдан да ким булмаган дистанцияне саклагыз.
  1. ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән аралашмагыз.
Респиратор авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә керүдән сакланыгыз. Хәзерге вакытта дәваханәләргә һәм поликлиникаларга йөрүдән баш тартырга, табибларга планлы визитларны кичектерергә кирәк. Авыру кеше белән очрашканда, аңа 2-3 метрдан да якын килмәгез.
  1. Йөткергәндә авызны капларга кирәклеген аңлатыгыз.
Ютәлләгәндә яисә йөткергәндә борын һәм авызны салфетка белән капларга кирәк. Шуннан соң салфетканы ташларга, ә кулларны юарга кирәк.
  1. Кулларны дөрес юарга өйрәтегез.
Кулларны 20 секунд юарга кирәк. Учны учка ышкып алу гына түгел, бармакларны да сабынлап юу зарур.
  1. Чисталык саклагыз!
Сабый еш кагылучы барлык предметларны җентекләп дезинфекцияләргә кирәк. Уенчыклар, компьютер, телефон, ишек тоткалары, өйдәге мебельне даими сөртеп торыгыз. Өйне даими җилләтеп алыгыз.
Фото: belnovosti.by
Читайте нас