+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 апрель 2020, 14:25

Рөстәмне 100дән артык кеше эзли

9 яшьлек бала турында өченче тәүлек бер хәбәр дә юк.

Башкортстанда югалган малайны эзләү дәвам итә. Өченче тәүлек инде коткаручылар һәм полиция 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны эзли. Бала 22 апрель көнне картәтисе белән картәнисе йортыннан югалган. Сабый өйдән урамга чыккан һәм башкача аны беркем дә күрмәгән. Әлеге вакытта Гафури районының Түбән Ташбүкән авылы тирәсендә 100 дән артык кеше малайны эзли. Әмма әлегә нәтиҗәләр юк. Эзләү баланың үсеш үзенчәлекләре булуы белән дә катлаулана — ул сөйләшми. "Уфа балаларын эзләү" волонтерлар төркеме дә кушылды. Команда җитәкчесе Павел Нестеров хәбәр итүенчә, хәзер урында күп кенә эзтабарлар отрядлары бар. Малайны Башкортстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә волонтерлар эзли.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: