+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 апрель 2020, 11:55

11 яшьлек кыз югалган...

Бу юлы Уфа шәһәрендә.

Уфада 2008 елда туган Ника Шемякина югалган. “Лиза Алерт” эзтабарлар отряды волонтерлары хәбәр итүенчә, 24 апрельдә кыз өйдән чыккан һәм әйләнеп кайтмаган.
Билгеләре: кара озын чәчле, коңгырт күзе, какча гәүдәле, буе 150 сантиметр.
Югалган көнне өстенә яшел куртка, кара-зәңгәр толстовка, алсу-кызгылт сары ыштан, язулы кызыл яулык, көрән бизәкле ак итекләр кигән булган.
Баланың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә 8-800-700-54-52 яки 112 номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк.
Читайте нас: