+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 апрель 2020, 18:10

Вирус чигенергә уйламый...

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар 490га җитте.

Башкортстанда COVID-19 белән зарарланган кешеләр саны 490 кешегә кадәр арткан. Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин хәбәр итте.
Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, 25 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус инфекциясенең 35 яңа очрагы расланган. Узган тәүлек эчендә үлем очраклары теркәлмәгән.
49 904 кеше тикшерелгән. 59 кеше савыгып дәваханәдән чыккан, аларның икесе соңгы тәүлектә.
490 кешенең 272се дәваханәгә озатылган. Авыруны җиңел формада үткәрүче тагын 145 кеше амбулатор дәвалана.
Русиядә соңгы тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясе 83 төбәктә 5 966 кешедә расланган.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: