Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, республика дәваханәләрендә яңа коронавирус йогышы диагнозы расланган 313 кеше ята. Тагын 171 пациент өйдә дәвалана, чөнки аларның авыруы җиңел формада уза һәм симптомсыз.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, COVID-19 белән зарарланган 28 кешесе — авыр хәлдә, аларның 16сы — ИВЛ аппаратлары астында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда коронавирустан 14 кеше вафат булган, 72 кеше савыккан.