+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 апрель 2020, 17:55

Коронавирус янә 43 кешедә расланган

Республикада тәүлек эчендә авыручылар саны бермә-бер артты.

Башкортстанда COVID-19 авыруы белән зарарланган кешеләр саны 570кә кадәр җитте. Бу хакта чираттагы бирифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Узган тәүлектә авыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы вакыт эчендә 72 кеше савыккан. Тәүлек эчендә үлем очраклары теркәлмәгән.
Төбәктә яңа коронавирус йогышына 53 меңнән артык кеше тикшерелгән.
Русиядә соңгы тәүлек эчендә 84 төбәктә яңа коронавирус йогышының 6 198 очрагы расланган. 579 кеше савыккан.
Илнең барлыгы 85 төбәгендә 87 147 авыру теркәлгән. Савыккан пациентлар саны — 7346 кеше, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: